ПОМОГИТЕ ПОЖАЛУЙСТА ?

Литература | 10 - 11 классы

ПОМОГИТЕ ПОЖАЛУЙСТА !

Напишите на татарском сочинение на тему Козге каникулар.

Ответить на вопрос
Ответы (1)
Mari32326466 28 окт. 2020 г., 06:58:23

Табигать һәрвакыт үзгәрештә.

Шуларның иң зурысы − ел фасыллары алмашыну.

Күзәткәнегез бармы икән?

Шулар арасында көз − иң матуры.

Бу айларда урманнар бик матур.

Нинди генә төсләр юк анда?

! Көз билгеләре август ахырында ук сизелә башлый инде.

Кайбер чәчәкләрнең җәй уртасындагы матурлыгы югала, алар инде киләсе ел өчен орлык бирә.

Агачлар яфракларын коя, җир өстенә сары юрган түшәлә.

Җәйге киемнәрен беренчеләрдән булып каеннар сала.

Имәннәрдә яфраклар озаграк саклана.

Ә менә чияләр кар ныклап ятар алдыннан гына яфрак коеп бетерәләр.

Кырларда комбайннар гөрелтесе ишетелә.

Арыш, бодай җирләре бушап кала.

Ул кырларны кара каргалар яулап ала.

Аларның ерак юлга китәр өчен хәл җыясы, тукланасы бар.

Алар шунда коелып калган бөртекләрне рәхәтләнеп чүплиләр, аннары, канатларын ныгытыр өчен, төркем - төркем булып очып алалар.

Башка кошлар да җәй аендагыча сайрамый.

Алар ашыгыч ыгы - зыгыда.

Ә сентябрь аенда кырлар һәм бакчаларда бәрәңге алалар.

Машиналар тыз да быз чабып тора : бәрәңге ташыйлар.

Зәп - зәңгәр күктә җепкә тезелеп кыр үрдәкләре, торналар, саубуллашып, ерак юлга кузгала.

Иелеп бәрәңге чүпләгән җиреңнән тураеп, аларга кул болгыйсың : "Хәерле юл сезгә!

Исән - сау әйләнеп кайтыгыз".

Аларны ерак юллар көтә, туган җир белән вакытлыча аерылышу сагышы биләп ала.

Аларның бер җепкә тезелгән кебек очулары кешеләрдә моңсулык уята.

Мине иң дулкындырганы − көзнең менә шул чоры.

Моңсу да, шул ук вакытта шатлыклы да ул көз башы.

Җәй тәмамлану моңсулык тудырса, мул уңыш шатлык китерә.

Ак көзТабигатьтә үзгәрешләр берөзлексез булып тора.

Менә беренче кар да яуды.

Ул бик матур иде.

Кар агачларга ак тун кидерде.

Кар әле иртәрәк яуган.

Агачларда нинди генә төс юк : яшел, сары, кызыл, көрән һәм ак.

Алар ак кар арасыннан тагын да матур күренәләр.

Җир өсте ап - ак.

Әллә инде кыш та җиттеме?

Юк, бу − ак көз.

Карлы көз.

Бу кардан әле чаңгыда да шуып булмый.

Әмма кар йомарлап атышып уйнап була.

Бик теләсәң, кар бабай да ясап була.

Чын кышка ераграк әле.

Борынгылар чын кышны, беренче кар яугач 40 көннән соң гына килә, диләр.

Килсен генә, көтәрбез.

Ноябрьдә урманда да бик матур.

Агачлар кышкы йокыга әзерләнә.

Аларның ботакларына кар шәлләре ябылган.

Урман җәнлекләре дә кышка үзләренчә җайлашалар, туннарын алмаштыралар, азык эзли башлыйлар.

Урман эчендәге сазлыкларга, чишмәләргә сукмаклар сузыла, кайбер җәнлекләр анда су эчәргә төшәләр.

Ул сукмаклар төрле яктан килеп бер ноктада кисешәләр.

Андагы симметрия гаҗәпләндерә мине.

Табигать могҗизалар тудырырга сәләтле.

Яратам мин елның шушы фасылын.

Беренче кар йокыга китәр - китмәс кенә ятканда, әниемнең ягымлы тавышы ишетелде.

Ул : "Балам, беренче кар ява, торып карыйсынмы?

" − диде.

Мин сикереп тордым да тәрәзәгә капландым.

Чынлап та, беренче кар ява иде.

Әле генә сап - сары яфраклар белән түшәлгән җир өстенә энҗе чәчәгедәй ап - ак кар бөртекләре куна.

Көз белән кыш очрашканнар.

Кем кемне җиңәр?

Кар бөртекләре ниндидер акыл ирешмәслек көй астында бииләр, ул көйне алар үзләре генә ишетә сыман.

Мин дә шулай җир өстендә тирбәлеп очып йөрер идем.

Бу зур кар бөртекләреннән башка нәрсә күрмәм микән дип, мин борыным белән пыялага терәлдем.

Берни күренми.

Караңгылык.

Мин тәрәзә янында уйланып басып тордым : анда − төпсез караңгылык эчендә берәм - сәрәм әле сүнмәгән тәрәзәләр шәйләнә.

Ул тәрәзә артында яшәүче кешеләрне күз алдына китердем.

Бу кышкы кичтә алар нишли икән?

Нәрсәләр эшлиләр, нәрсәләр турында уйлыйлар икән?

Шул вакытта әнием ут яндырды һәм мин тәрәзә яныннан киттем.

Минем гаиләм үз янымда, шуңа күрә башка кешеләр турыңда миңа нигә уйланырга?

Хәзер минем бөтен дөньям — минем әтием, әнием, сеңлем һәм аягыма сырпаланып торган песием.

Яңа яуган ак кар бөтен кешегә дә, минем гаиләмә дә, ул йортлардагы һәр гаиләгә дә ак бәхетләр, күп шатлыклар алып килсен иде!

Hkolnik1 24 нояб. 2020 г., 08:21:55 | 5 - 9 классы

Сочинение на тему "Бабушка на пожаре"Пожалуйста помогите , напишите?

Сочинение на тему "Бабушка на пожаре"

Пожалуйста помогите , напишите.

Аminka 9 мар. 2020 г., 19:27:08 | 1 - 4 классы

Помогите?

Помогите!

! Пожалуйста!

! Напишите сочинение на тему "Моя Жизнь".

Mаkсiм 2 июн. 2020 г., 09:44:02 | 5 - 9 классы

Сочинение на татарском языке на тему : Нижнекамск?

Сочинение на татарском языке на тему : Нижнекамск.

Веталь2020 3 февр. 2020 г., 03:46:14 | 10 - 11 классы

Помогите пожалуйста?

Помогите пожалуйста!

Напишите сочинение на тему : " Тема любви в комедии Горе от ума".

Alkash981 10 нояб. 2020 г., 15:34:52 | 5 - 9 классы

Помогите пожалуйста напишите сочинение на тему "Если бы я был богатырей"?

Помогите пожалуйста напишите сочинение на тему "Если бы я был богатырей".

Jmhchmfcmhtfh 1 июл. 2020 г., 18:16:13 | 1 - 4 классы

Напиши сочинение на тему "Тайны жителей леса" помогите пожалуйста?

Напиши сочинение на тему "Тайны жителей леса" помогите пожалуйста.

Aselnurgalievaa 27 сент. 2020 г., 13:27:17 | 1 - 4 классы

Напишите сочинение на тему" Кто такой настоящий герой" Помогите пожалуйста?

Напишите сочинение на тему" Кто такой настоящий герой" Помогите пожалуйста!

Sasha1082 24 июн. 2020 г., 13:41:16 | 1 - 4 классы

Помогите пожалуйста напишите сочинение на тему Дуровский?

Помогите пожалуйста напишите сочинение на тему Дуровский.

To4kaV 22 нояб. 2020 г., 17:54:48 | 10 - 11 классы

Помогите пожалуйста?

Помогите пожалуйста!

Напишите сочинение на тему "Литературная Россия".

Coba4ka14 7 дек. 2020 г., 02:19:09 | 5 - 9 классы

Пожалуйста напишите сочинение по татарскому тема «мама советчится»?

Пожалуйста напишите сочинение по татарскому тема «мама советчится».

На странице вопроса ПОМОГИТЕ ПОЖАЛУЙСТА ? из категории Литература вы найдете ответ для уровня учащихся 10 - 11 классов. Если полученный ответ не устраивает и нужно расшить круг поиска, используйте удобную поисковую систему сайта. Можно также ознакомиться с похожими вопросами и ответами других пользователей в этой же категории или создать новый вопрос. Возможно, вам будет полезной информация, оставленная пользователями в комментариях, где можно обсудить тему с помощью обратной связи.